Төп дәүләт имтиханын вакытыннан алда тапшыру чоры башлана
21 апрельдән Төп дәүләт имтиханын вакытыннан алда тапшыру чоры башлана. Әлеге вакыт документаль рәвештә расланган сәбәпләре булган чыгарылыш сыйныф укучылары өчен билгеләнгән: авыру, күченү, олимпиадаларда катнашу һ. б.
Татарстанда ТДИны вакытыннан алда тапшыру өчен Казанда имтихан үткәрү пункты эшлиячәк.
Имтиханнарны 6 тугызынчы сыйныф укучысы тапшырачак.
Имтихан җирле вакыт белән 10:00 дә башлана.
ГИА-9ның вакытыннан алда тапшыру чоры расписаниесе:
- 21 апрель – математика,
- 24 апрель – рус теле,
- 28 апрель-информатика, әдәбият, җәмгыять белеме, химия,
- 6 май – биология, география, чит телләр, тарих, физика.
Резерв көннәр:
- 12 май – математика;
- 13 май-информатика, әдәбият, җәмгыять белеме, химия;
- 14 май-биология, география, чит телләр (инглиз, испан, алман, француз), тарих, физика;
- 15 май – рус теле;
- 18 май – барлык фәннәр буенча.
Резерв көннәр канәгатьләнерлек булмаган нәтиҗәләрне яхшырту өчен, шулай ук җитди сәбәп аркасында имтиханга килә алмаган яки имтихан даталары бер үк көнгә туры килгән кешеләр өчен каралган.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты





Комментарийлар