Логотип Магариф уку
Цитата:

«Адымнар» тәҗрибәсе: туган тел дәресләренә заманча караш

Казанда узган Туган тел җыены кысаларында шәһәрнең төрле белем бирү учреждениеләрендә берничә дискуссион мәйданчык эшләде. Алар арасында Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Россия ислам университеты, мәктәпләр һәм балалар бакчалары базасында оештырылган очрашулар бар иде. Әлеге мәйданчыкларның һәркайсы туган телне саклау, үстерү һәм укытуның заманча алымнарын барлау максатын куйды.

Безнең игътибар үзәгендә – Яңа Савин районында урнашкан «Адымнар–Казан» күптелле мәгариф комплексы. Биредә узган чаралар эчтәлеге белән дә, оештыру дәрәҗәсе белән дә аерылып торды.

Форум кунакларын иң элек уку йортының концепциясе белән таныштырдылар. «Адымнар» комплексы – күптеллелеккә нигезләнгән заманча белем бирү мохите. Биредә туган тел һәм әдәбият укытуга аерым игътибар бирелә, ә методик эшчәнлек даими камилләштерелә.

Мәйданчык кысаларында мөгаллимнәр өчен берничә мастер-класс тәкъдим ителде. Шуларның берсен туган (татар) тел һәм әдәбият укытучысы Гөлинә Зәйнетдинова үткәрде. Ул башлангыч сыйныфларда кыска жанрлар һәм текст фрагментлары белән эшләү алымнарын күрсәтте. Әлеге методика укучының текстны аңлау дәрәҗәсен визуаль фикерләү аша тирәнәйтүгә корылган: укытучы укыган өзекне балалар карточкалар ярдәмендә рәсемләп, вакыйгалар эзлеклелеген тергезә. Бу алым балаларның игътибарын җәлеп итә, фикерләү сәләтен үстерә һәм текстны кабул итүне җиңеләйтә.

Шулай ук «Адымнар–Казан» мәктәбе укытучылары туган тел һәм әдәбият укыту өлкәсендәге эш тәҗрибәләре белән уртаклашты. Чыгышны милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары Раилә Хөснетдинова тәкъдим итте. Ул, белем бирүдә милли компонентның әһәмиятен ассызыклап, күптелле мохиттә татар телен саклау юллары турында сөйләде.

Яңа буын дәреслекләре һәм укыту-методик комплекслар белән югары категорияле укытучы Рамил Ханнанов таныштырды. Аның чыгышы укыту эчтәлеген яңарту, заманча әсбаплар куллануның нәтиҗәлелеген күрсәтүгә багышланды.

Чара программасы ачык дәресләр, остаханәләр, дискуссион семинарлар белән үрелеп барды. Катнашучылар тәҗрибә уртаклашу гына түгел, ә фикер алышу мөмкинлеге дә алды.

Көн ахырында делегатлар өчен мәдәни программа әзерләнгән иде. Алар укытучылар театр труппасы сәхнәләштергән «Аршын мал алан» спектаклен карады. Бу тамаша, форумга үзенчәлекле йомгак ясап, милли мәдәниятнең байлыгын тагын бер кат искәртте.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ