Йомгаклау аттестациясе эшендә катнашкан укытучыларга түләү күләме 20 тапкыр арткан
Татарстанда дәүләт йомгаклау аттестациясендә уздыруда катнашучы укытучыларга түләү арткан. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова хәбәр итте.
Имтихан үткәрү пунктларында эшләүче педагоглар бер сәгать өчен нибары 20 сум алган булса, хәзер бу сумма 10 тапкырга артып, 200 сумны тәшкил итә.
«Моңа кадәр дәүләт йомгаклау аттестациясендә катнашкан барлык укытучылар сәгатенә 20 сум ала иде. Узган ел республика Рәисе карары белән түләүләр 10 тапкырга артты, хәзер алар сәгатенә 200 сум ала», – дип аңлатты Минзәлия Закирова.
Имтихан эшләрен тикшерүче экспертлар өчен дә түләүләр арткан. Элек аларның хезмәте якынча 130 сум/сәгать күләмендә бәяләнсә, хәзер бу сумма 200 сумнан башлана.
Шулай да, төгәл түләү күләме тикшерелә торган эш төренә бәйле.
Фото: Фәния Лотфуллина





Комментарийлар