Нурбикә Нәҗипова: күңелем белән Кырлай урамнарында йөрдем»
Татар теленнән XIII Халыкара олимпиадасы дөньяның төрле почмакларында яшәүче милләттәшләрне берләштерүче әһәмиятле мәйдан булып кала. Гран-при ияләре арасында Төркиянең Истанбул шәһәреннән Нурбикә Нәҗипова да бар.
Аның чыгышы туган телгә һәм тарихи тамырларга булган тирән бәйләнешне чагылдыра:
— Мин Босфор буенда уйнап үссәм дә, күңелем белән Кырлай урамнарында йөрдем. Әлеге татар олимпиадасы безнең гаилә өчен дә бик кадерле. Узган ел абыем катнашса, быел бу бәхет миңа насыйп булды. Татар теленнән олимпиада бик мөһим – ул безне бердәм булырга илһамландыра, — ди Нурбикә.
Аның сүзләре чит илләрдә яшәүче татар яшьләренең дә милли үзаңны сакларга, телне онытмаска омтылуын күрсәтә. Олимпиада исә шушы омтылышны көчәйтеп, төрле илләрдәге татарларны уртак кыйммәтләр тирәсендә берләштерә.
Автор фотосы





Комментарийлар