Логотип Магариф уку
Цитата:

Бушлай татар теле курслары старт ала

Казанда 21 апрельдән бушлай татар теле курсларының яңа агымы старт ала. Проект Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы туган телләрне саклау мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән Казан мэриясе тарафыннан оештырыла. Бу хакта шәһәр мэриясе хәбәр итә.

Дәресләр Казан башкарма комитеты бинасында атнага бер тапкыр узачак һәм алты атна дәвам итәчәк. Катнашучылар ике төркемгә бүленә:

–  Башлангыч төркем – һәр сишәмбе 18:00–20:00
Телне өйрәнә генә башлаучылар өчен дәресләрене «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы – 2024»Бөтенроссия конкурсы призеры, шагыйрә Ләйлә Гарифҗанова алып барачак.

– Дәвам итүчеләр төркеме – һәр пәнҗешәмбе 18:00–20:00.  Дәресләрне «Безнең яңа укытучы» гранты җиңүчесе, Казан мэры стипендиаты, татарча проектлар авторы Гөлфия Габдуллаҗанова алып барачак. 

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, урыннар саны чикле. Курсларга язылу  сылтама аша башкарыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ