Татарстанда чыгарылыш сыйныф укучылары саны арта
Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясе республика мәктәпләрендә дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек мәсьәләләренә багышланды. Төп спикер буларак Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова чыгыш ясады.
2026 елда республикада 9 нчы һәм 11 нче сыйныфларны тәмамлаучы 66,6 мең укучы дәүләт имтиханнары (ТДИ, БДИ) тапшырачак. Рәсми мәгълүматлардан күренгәнчә, бу сан узган ел белән чагыштырганда сизелерлек арткан.
– 48,6 меңнән артык укучы Төп дәүләт имтиханын тапшыра, 18 меңнән артык укучы Бердәм дәүләт имтиханын бирәчәк. Узган ел белән чагыштырганда, 9 нчы сыйныфны тәмамлаучылар – 3 меңгә, 11 нче сыйныфны тәмамлаучылар саны 1,2 меңгә артты», – дип билгеләп үтте Минзәлия Закирова.
Быел республикада имтихан үткәрү пунктлары саны түбәндәгечә:
- 11нче сыйныфлар өчен 86 имтихан пункты,
- 9 нчы сыйныфлар өчен 176 пункт әзерләнгән.
Автор фотолары





Комментарийлар