Шат көлү уятсын
Шагыйрь Булат Ибраһим көн кадагына сугып язылган иҗаты белән укучыны җәлеп итә. Гадәттә, андый шигырьләрнең халыкка тәэсире дә көчлерәк була. Башкалардан аермалы буларак, Булат үз шигырьләрен яттан белә һәм сәхнәләрдән дә оста башкара. Үзе әйтмешли, үз тембры, үзенең харизмасы... «Такташ әйткәнчә, һәрбер чорның үзенең чире һәм докторы булган кебек, һәрбер чорның күпмедер шагыйрь, язучысы тарихка керә инде ул. Мин бит бармактан суырып язып утырмыйм. Күңелдә туа икән шигырь, язам. Кеше күңелен рәнҗетәсе килмәүдән, болай да яралы күңеленә тоз саласы килмәүдән тыйнаграк язган бар анысы», – ди шагыйрь.
Белешмә:
Булат Ибраһим 1990 елда Лаеш районының Атабай авылында туа. Биредә урта мәктәпне тәмамлый. Казан дәүләт университетының Татар филологиясе һәм тарих факультетында, соңрак Казан федераль университетында Россия халыклары әдәбияты белгечлеге буенча аспирантурада укый. «Йолдызлы билет» (2015) халыкара әдәби премиясе, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты (2021). «Балык теле» (2014), «Шагыйрь» (2015), «Безнең эзләр» (2016), «Утырып сөйләшик әле бер» (2021) шигырьләр җыентыклары авторы. 2014 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Гаилә
Китек булса берәр чите,
Ябыштыр йә бәйлә.
Төзәлсен дә ныклы булсын
Җирдә һәрбер гаилә.
Иң яхшысы: кителмәсен,
Кителмәсен иде.
Бергә-бергә теккән күлмәк
Сүтелмәсен иде.
Онытылсын чүп-чар ачу,
Вак-төякләр очсын.
Антлар биреп кавышканнар,
Гел яратып кочсын.
Шат көлүләр уятсыннар,
Назлап йоклатсыннар.
Кайтам, диеп киткәннәр дә
Көттерми кайтсыннар.
Халык әйтә, белеп әйтә:
Илнең күрке – гаилә.
Китек булса берәр чите,
Ябыштыр йә бәйлә.
Без милләткә тап төшерми яшик
Безнең милләт ерак гасырлардан
Киләчәккә карап эш йөрткән.
Һәр тиенен тирен түгеп тапкан,
Хезмәт итеп җирдә көн иткән.
Безнең бабай шушы җирдә туган,
Халкым, диеп чапкан-йөгергән.
Атлы булган, алтын куллы булган,
Ут чыгарган баскан җиреннән.
Туган җирем диеп горурланып,
Шушы җирдән йөргән нык басып.
Таң атканчы, арыш басуларын
Һәр көн саен кайткан уратып.
Туфрак уңыш бирә, тырыш булсаң,
Ялкаулыкны күреп үсмәсәң,
Ризык тәмен ашап белеп булмый,
Үзең әгәр чәчеп икмәсәң.
Бисмилла дип эш башлана иртән,
Бисмилласыз эшләр уңмый ул.
Халкым, диеп янып йөргәннәрнең
Күкрәгендә ялкын сүнми ул.
Еллар узган бабай варислары,
Дәвам итеп аның юлларын,
Бәхет орлыклары утыртканнар,
Васыятен үтәп, кушканын.
Кырда бәхет гөрләп чәчәк аткан,
Бәхет баскан болын-тугайны.
«Таркалмагыз» дигән шул васыять
Берләштергән бөтен туганны.
Туган булып яшәү бу дөньяда
Торадыр ул алтын бәһасе.
Туганнарым, диеп дәшә алу
Тулы итә бәхет касәсен.
Без дә менә – ерак оныклары,
Тугры калдык бабай сүзенә.
Халкың әгәр ат уйнатсын дисәң,
Колак сал син картлар сүзенә.
Үткәннәрне киләчәккә бәйләп,
Яңа офыкларны ачтык без,
Бу тормышка зур максатлар белән,
Зур хыяллар белән бастык без.
Тукай язганнарын маяк итеп,
Кыйбла итеп изге Коръәнне,
Әткәй белән әнкәй өйрәттеләр
Бәхет серен нидә икәнне.
Үткәннәрен белмәгән халыкка
Киләчәктә аңа урын юк.
Нәселеңне, шәҗәрәңне белү –
Шул бит өсти канга бөеклек.
Тарих комы күмеп китә алмас,
Бездәй дәвамчылар булганда.
Без сынмабыз ачы җилләрдә дә,
Адашмабыз карлы буранда.
Шәҗәрәбез тамырлары тирән:
Катлы-катлы, ябалдашы биек.
Без милләткә тап төшерми яшик,
Динем, халкым, туган телем диеп.
Әйт, телем...
«Син безгә нигә, әйт әле?»
Диючеләргә җавап
Әйт шуларга, туган телем,
Сорамасыннар кабат.
Әйт шуларга, тыйнакланма,
Тыелып беттең инде.
Кеше көен көйли-көйли
Көелеп беттең инде.
Әйт, телем, шартлатып сөйлә,
Йоклаганнар сискәнсен.
Алай иртә күммәсеннәр,
Гайрәтең бар, исән син.
Син сәүдәләр йөрткән тел бит,
Тарих, ярлыклар язган.
Теленнән ваз кичүчегә
Надан дигән сүз таман.
Син догалар кылучы тел –
Аллаһны зурлаган тел.
Син, яуларда җиңү яулап,
Тынычлык сораган тел.
Башларын чайкап утырсын
Телсезләр, томаналар.
Телләрен җуйган халыклар
Берзаман югалалар.
Берзаман югалалар шул,
Ә югалгач табылмас.
Менә инде ул чакларда
Тешләргә тел дә булмас.
Шул тел белән үз ипиен
Табып баеп беткәчтен.
Нигә миңа бу тел диеп,
Оран салып йөргәчтен.
Ана телен ят иткәннәр
Ят итмәсме анасын?
Мин шикләнәм, бик шикләнәм,
Раббым үзе сакласын.
«Син безгә нигә, әйт әле?»
Диючеләргә җавап:
Телең булганда телеңне
Кадерлә, кардәш, ярат.
***
Миңа ачуың да бардыр,
Үпкәң дә бардыр инде.
Үткәннәрне, булдыралсаң,
Үткәндә калдыр инде.
Мин әле дә шул ук сабый,
Биек юкәләр күреп,
Менәрмен дә иң зур яфрак
Өзеп төшәрмен кебек.
Ул чакта берни кирәкми,
Зур дөнья төрле төсле.
Сабый чакның бар бәхете
Шул бер яфракта төсле.
Мин саклап йөргән казларым
Әле дә бәбкә гүя.
Әби, тезенә утыртып,
Кечтеки диеп сөя.
Тәрәз тулы гөлләр өйдә
Балачак иртәсендә...
Мин, әни кайтканны көтеп,
Гел тәрәз тирәсендә.
Ачылып киткән капкадан
Әти дә керер кебек.
Елмаеп килеп керер дә
Кочаклап сөяр кебек…
Мин кайтам диеп киттем дә,
Сүзләрем очты җилгә.
Кайтыр нигезең булганда
Кайтмый йөр инде менә.
«Кайтам» дип язган булдым да,
Гел ерагайды юллар.
Әткәң-әнкәң исән бит дип,
Җанны кимерә уйлар.
Тәрәздән күзен алмыйча,
Зарыгып көткән әни.
Беләм, ачуланадыр ул,
Беләм, бераз үпкәли.
Кайтырлар, кайтырлар, диеп
Түзә алар, рәнҗеми.
Балаларын көтеп яши
Туган авыл һәм әни.
Комментарийлар