Казанлылар «Яшел марафон» спорт бәйрәмендә катнаша ала
31 майда «Урам» экстрим-паркында 600/800м, 4,2 һәм 10 км дистанцияләр белән «Яшел марафон» спорт бәйрәме узачак. Программада – спорт һәм эко-остаханәләр, дискуссияләр локаль артистлар чыгышлары.
Чарада шулай ук киемгә рәсем төшерү, эшкәртелгән материаллардан открыткалар ясау һәм микрояшеллек үстерү мөмкинлеге белән эко-зона эшләячәк. Биредә спорт һәм тормыш турында дискуссияләр дә узачак.
Йөгерештә Казан башкаручыларының төрле жанрдагы чыгышлары да каралган.
Катнашу өчен марафон сайты аша яки чара көнендә 7:00 сәгатьтән теркәлү узарга мөмкин. Башлану вакыты 9:00.
Фото: Денис Гордийко
Комментарийлар