Корбан бәйрәме 6 июньдә узачак
Быел Корбан бәйрәме Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә - 6 июньдә билгеләп үтелә.
Татарстан Республикасы мөфтиятенең Казыйлар шурасы һәм Голамәләр шурасының бердәм карары белән нисаб күләме, барлык чыгымнардан һәм әҗәтләрдән тыш, 53 000 сум дип билгеләнде. Корбан нисабының күләме 595 грамм көмеш бәясенә тиң. Шул рәвешле, мөселман кешесенең артык 53 000 сум акчасы булганда, аның өчен корбан чалу мәҗбүри санала. Бу хакта ТР мөселманнарының Диния нәзарәте хәбәр итә.
Корбан чалу бәйрәм намазыннан соң башланып китәчәк һәм өч көн дәвам итәчәк. Казанның 17 зур мәчетендә яки оешмада корбан чалу мәйданчыклары оештырылачак.
Фото: ТР мөселманнарының Диния нәзарәте
Комментарийлар