«Шагыйрьләр vs Ясалма фәһем» баттлы узачак
22 апрель 18:00 сәгатьтә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Кече залында«Шагыйрьләр vs Ясалма фәһем» дип исемләнгән поэтик чара-баттлы узачак.
Оештыручылар – ТР Язучылар берлеге, Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Г. Камал театры.
Ясалма фәһем шагыйрьләр шигырьләренә җавап итеп үз текстын тәкъдим итәчәк. Ясалма интеллект һәм шагыйрьләр арасындагы иҗади көрәшне тамашачылар күзәтеп барачак.
Катнашучылар: Булат Ибраһим, Рүзәл Мөхәммәтшин, Фәнил Гыйләҗев, Рифат Сәлах, Йолдыз Миңнуллина, Эльвира Һадиева, Лилия Гыйбадуллина, Гөлүсә Батталова, Дания Нәгыйм һәм Алинә Хәбибуллина.
Керү – ирекле, әмма теркәлү сорала.
Фото: TATFORUM
Комментарийлар