Логотип Магариф уку
Цитата:

Балаларны беренче сыйныфка кабул итү кампаниясе тәмамланды

Балаларны беренче сыйныфка кабул итү кампаниясе тәмамланды. Икенче этап 5 сентябрьдә төгәлләнде.

Ата-аналарның күбесе «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша гаризаны тапшыру мөмкинлегеннән файдаланган. Порталда мәктәпләр һәм буш урыннар турында да актуаль мәгълүмат урнаштырылган.

Икенче этапта Казандагы мәктәпләргә иң күп гариза «Дәүләт хезмәтләре» аша бирелгән. Популяр уку йортлары арасында 83 нче лицей, «Адымнар — белем һәм татулыкка юл» полилингваль комплексы, 183 нче лицей, «Инноватика» лицее һәм 62 нче белем бирү үзәге.

Беренче сыйныфка электрон рәвештә гариза тапшыру мөмкинлеге «Мәгълүматлар икътисады» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ