X Бөтенроссия фәнни-тикшеренү эшләре конкурсы старт алды
X Бөтенроссия фәнни-тикшеренү эшләре конкурсына гаризалар кабул итү башланды.
Бәйгедә Россия югары уку йортлары һәм фәнни оешмалары студентлары һәм аспирантлары катнаша ала. Яшь чикләве – 35 яшькә кадәр. Бу хакта РФ Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Эшләр түбәндәге фәнни юнәлешләр буенча кабул ителә:
- агро -, био-һәм азык-төлек технологияләре;
- гуманитар фәннәр;
- инженерлык фәннәре;
- мәгълүмат технологияләре һәм математика;
- тормыш турындагы фәннәр һәм медицина;
- Җир турындагы фәннәр;
- экология;
- материаллар турындагы фәннәр;
- социаль фәннәр;
- физика һәм астрономия;
- химия һәм химик технологияләр.
Гаризалар 26 майга кадәр кабул ителә. Финал сентябрьдә «Киләчәк фәне – яшьләр фәне» X Бөтенроссия яшьләр фәнни форумы мәйданчыгында узачак.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты
Комментарийлар