Татарстанның 28 мәктәбе Бөтенроссия ата-аналар инициативалары конкурсында җиңү яулады
Бөтенроссия ата-аналар комитетының IV утырышында РФ Мәгариф министрлыгы ярдәмендә «Белем» җәмгыяте тарафыннан оештырылган ата-аналар ширкәте инициативалары бәйгесе сезонына йомгак ясалды.
Проектларны гамәлгә ашыру өчен акчалата премияләрне 85 төбәктән 1015 ата-аналар комитеты, шул исәптән Татарстаннан 28 мәктәп алачак.
Мөслим лицее патриотик проект өчен 2 млн сумга кадәрге категориядә премия алды.
ТРның 6 мәктәбе үз проектларын тормышка ашыру өчен 500 меңнән 1 миллион сумга кадәр премияле булды.
Татарстанның 21 мәктәбе 200 меңнән 500 мең сумга кадәр категориядә җиңүче булды. Әлеге акчага волонтерлык, патриотизм, мәдәният һәм башка юнәлешләр буенча проектлар гамәлгә ашырылачак.
Татарстан җиңүчеләр саны буенча иң яхшы 10 төбәк исемлегенә керде.
Фото: «Белем» җәмгыяте матбугат хезмәте
Комментарийлар