Татарстанның мәктәп яны лагерьларында 55 меңнән артык бала ял итәчәк
Җәй көне Татарстанда 844 мәктәп яны лагере (21 көн, 55966 бала), 16 лагерь (7 көн, 624 бала) һәм 601 хезмәт лагере (11316 яшүсмер) эшләячәк
26 майда 225 мәктәп яны һәм 218 хезмәт лагере ачылачак. Барлык лагерьларда «Россия бөркетләре берлеге» һәм «Беренчеләр хәрәкәте» тематик сменалары узачак.
Программалар Федераль тәрбия программасына туры китереп эшләнгән. Тәрбия пространствосының бердәмлеге тәэмин ителә: флаглар күтәрү һәм гимннар башкару тантаналары, бәйрәм даталарына багышланган чаралар уздырыла. Россия Геройлары һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашулар оештырыла.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты
Комментарийлар