«Шәҗәрә – нәселләр бәйләнеше ул »
28 апрель башкалабызның «Гаилә» мәчетендә «Нәселебез шәҗәрәсе» бәйгесенең җиңүчеләрен тәбрикләделәр.
«Гаилә» мәчете оештырган әлеге бәйге Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, «Мөселманнар» газетасы, республиканың архив эше буенча дәүләт комитеты, Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе, Россия Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе, «Гаилә һәм мәктәп» журналы ярдәмендә 2025 елның 6 февраленнән 15 апреленә кадәр үткәрелде. Бәйгегә утыздан артык шәҗәрә материаллары кабул итеп алынган. Аларны Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Эльмира Сәлахова, фәнни хезмәткәр Халидә Баһаветдинова, «Ядкяр» генеалогик үзәге» тарихи-шәҗәрә тикшеренүләренең автономияле коммерцияле булмаган оешма рәисе Айсылу Галиева һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесенең шәҗәрәгә кагылышлы мөрәҗәгатьләрне үтәү бүлеге төп архивисты Роза Мөхәммәтянова составындагы жюри бәяләде.
Бәйге җиңүчеләре арасында шәҗәрә төзүдә тәҗрибәле катнашучылар белән беррәттән, гаилә ядкярләрен киң җәмәгатьчелеккә тәүге тапкыр күрсәткән кешеләр дә бар иде. Чара балалар өчен дә шактый кызыклы булган. Мисалга, Алабуга шәһәрендә яшәүче бертуганнар – алтынчы һәм өченче сыйныф укучылары Әмирә һәм Әсәл Ермолаевалар Бөек Ватан сугышын үткән бабаларының гомер юлын зур кызыксыну белән өйрәнгәннәр, тарихи фактларны барлау максаты белән хәтта Калининград шәһәренә кадәр барып җиткәннәр. Жюри кызларны махсус «Җиңүгә ‒ 80 ел» номинациясендә бүләкләде.
Икенче урынга лаек булган Гөлшат Мансурова Биектау районында гомер итә. Ул әтисе һәм әнисе ягыннан ата-бабаларын тәфсилләп өйрәнгән, унбиш буынның исем фамилияләрен, туган көннәрен, хезмәт урыннарын ачыклый алган. «Шәҗәрәне барлап, буыннан-буынга калдыру – бабаларым хезмәте. Без кечкенәдән аларның бу тырышлыкларын күреп, нәселеңне, тарихыңны белү мөһим икәнлеген аңлап үстек. Шәҗәрәбезне төзү эшен дәвам итә алуыма сөенәм», ‒ диде ул тәбрикләү сүзләрен кабул иткәндә. Сүз уңаеннан, Гөлшат Мансурованы Һади Такташ белән дә туганлык җепләре бәйли.
«Катнашучыларның саны елдан-ел арта һәм аларның хезмәтләрен бәяләү, әлбәттә, авыр. Һәрберсенә күңел җылысы салынган, һәркемгә урын бирәсе килә. Әмма без, тарихчылар буларак, бу эштә иң элек фәннилеккә, яңалыкка, документлар куллануга, эзләүченең эзләнүенә игътибар итәбез. Нәсел шәҗәрәләрен өйрәнүчеләр саны елдан-ел арта. 2000 елларда ук кешеләрнең, ата-бабалары турында мәгълүмат эзләп, архивка килә башлаганнарын хәтерлим, хәзер шәҗәрәсен белмәгән кеше юктыр да. Шәҗәрә бит әле ул архив документы гына түгел, әби-бабалардан сорашырга, алар белән сөйләшергә кирәк, икенче төрле әйтсәк, үзенә күрә бер буыннар бәйләнеше барлыкка килә. Татарда нәселләр бәйләнеше һәрвакытта булган, ул – безнең халыкның ихтыяҗы. Һәрбер кеше күңелендә ‒ тарихчы. Әлеге бәйгедә җиңүче шәҗәрә авторын гына алыйк, ул белеме буенча тарихтан ерак кеше, әмма аның хезмәтен чын фәнни-тарихи эш дип атарга мөмкин», ‒ дип билгеләп үтте Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Эльмира Сәлахова, «Нәселем шәҗәрәсе» бәйгесендә беренче урын алган Диана Насыйрованы күздә тотып. Икътисадчы булуына карамастан, әби-бабаларының тарихын өйрәнү эшенә ныклап тотынган, нәсел җепләренең Мулланур Вахитов белән бәйле булуын ачыклаган Диана. «Шәҗәрәбезне әбиемнең сеңлесе төзеп, һәрберебезгә таратып чыккан иде. Аның автобиографик көндәлеге, архив документлары, туганнарымның сөйләүләренә таянып, мин шәҗәрәбезне тулыландырдым, шактый мәгълүмат тупладым, Интернеттан да файдаланырга туры килде», ‒ дип сөйләде ул.
Автор фотосы
Комментарийлар