Яшь гаиләләр өчен түләүсез бала караучылар
Социаль ярдәм агымдагы елның 1 маеннан гамәлгә керергә тиеш. Әмма аңа һәркем дәгъва белдерә алмаячак.
Татарстанда яшь гаиләләр өчен түләүсез бала караучылар булдырырга телиләр. Социаль ярдәм агымдагы елның 1 маеннан гамәлгә керергә тиеш. Әмма аңа һәркем дәгъва белдерә алмаячак.
Түләүсез бала караучы хезмәтеннән файдаланырга теләүче гаиләләрнең түбәндәге шартларга туры килүе кирәк:
– Әти-әнинең яше: утызга кадәр.
– Югары уку йорты студентлары булу.
– Сабый: балалар бакчасына йөрмәүче 6 айдан 3 яшькә кадәр.
– Гариза юллаучы әти-әнинең РФ гражданнары, рәсми яшәү урыннары Татарстан булу.
– Гаиләнең салым, иминият өлкәсендә бурычлары булмау.
Әлеге мөмкинлектән файдалану өчен, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак.
Фото: нейрочелтәр





Комментарийлар