«Үзбәкстан татарлары» энциклопедиясен тәкъдир иттеләр
Кичә Казанның Татарстан Халыклар дуслыгы йортында «Үзбәкстан татарлары» китабын тәкъдир иттеләр. Төсле энциклопедик белешмәлек «Татар диаспораларының тарихын һәм этник культураларын өйрәнү» темасына дәүләт заказы кысаларында эшләнгән. Басманы Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты ярдәмендә Фәннәр академиясенең М. Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты галимнәре әзерләгән. Шулай ук бу эштә Үзбәкстан Республикасының җитәкчелеге, бүгенге көндә Татарстанда яшәүче үзбәкләрнең ярдәме зур.
Үзбәкстан Республикасында яшәүче татарлар дөнья күләмендә саны һәм иҗтимагый-мәдәни активлыгы буенча иң эре диаспораларның берсе булып санала. Бүген анда 300 меңнән артык татар яши, 9 татар оешмасы бар.
Ике республика арасын электән мәгариф, мәдәни һәм икътисади өлкәсендә ныклы хезмәттәшлек бәйли. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов та билгеләп үтте. Ул Татарстан һәм Үзбәкстан югары уку йортлары арасында 40 килешү төзелгәнлеген билгеләп үтте. «Ватандашларыбыз үзбәк интеллигенциясе һәм мәдәниятен күтәрүдә саллы өлеш керттеләр», ‒ диде ул чарада катнашучыларны сәламләгәндә.
«Үзбәкстан татарлары» белешмәлеге ‒ Үзбәкстан татарларының үткәнен һәм бүгенгесен чагылдыручы беренче комплекслы басма. Китапны әзерләүдә ярдәм иткән «Россия тарихы» журналы редколлегиясе члены Ринат Шиһабетдинов әйтүенчә, мондый энциклопедия төзү идеясе Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Үзбәкстанга чираттагы визитыннан соң туа. Әлегә кадәр татар һәм үзбәк авторларының мондый төр хезмәтләре булмый.
Монография 567 биттән тора, анда Үзбәкстанның мәдәни, иҗтимагый һәм фәнни тормышына өлеш керткән 900 татар шәхесе турында мәгълүмат кертелгән, меңгә якын язма урын алган, 900 иллюстрация басылган. Мисал өчен, күпсанлы фотоларның берсендә 1915 елда Үзбәкстандагы татар мәктәбендә укучылар һәм укытучыларны күрергә мөмкин. Китапта татар һәм үзбәк халык арасында күп гасырлар дәвамында формалашкан мөнәсәбәтләренә, ике республиканың мәдәни һәм икътисади хезмәттәшлегенә игътибар бирелгән.
Чарада катнашучыларның һәммәсе диярлек әлеге басманың татар һәм үзбәк халыклары өчен гаять әһәмиятле, зур хезмәт булуын билгеләп үтте. Агымдагы елның 25 маенда аны Ташкентның Алишер Навои исемендәге Милли китапханә бинасында Үзбәкстан җәмәгатьчелегенә дә күрсәтәчәкләр.
«Үзбәкстан татарлары» китабының электрон варианты: https://tatarica.org/application/files/7317/4367/3271/Tatary_Uzbekistana.pdf
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы рәсми сайты
Комментарийлар