Логотип Магариф уку
Цитата:

Чәй ярминкәсе уза

Иртәгә, 26 сентябрь көнне, «Туган авылым» милли комплексында Татар чәе ярминкәсе узачак.

Чәй ярминкәсенә, Татарстаннан гына түгел, Алтай, Төмән, Башкортстан, Пенза, Марий Эль һәм башка бик күп төбәкләрдән эшмәкәрләр килер дип көтелә. Биредә 52 сәүдә ноктасы эшләячәк.

Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында «Татар чәе ярминкәсе»н оештыручылар хәбәр итте. Журналистлар белән очрашуга Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов, ярминкәнең режиссеры Ләйсән Насыйбуллина, Татар эшмәкәрләре ассоциациясе җитәкчесе Фәрит Уразаев һәм «Туган авылым» милли комплексының PR хезмәте рәисе Роза Гарипова килгән иде.

       Ярминкәнең режиссеры Ләйсән Насыйбуллина әйтүенчә, чараның программасы бик кызыклы. Оештыручылар балалар һәм олылар өчен дә мавыктыргыч тамаша әзерләгән. Концерт чаралары сәхнәдә барачак, ул үзенчәлекле интервью форматында узачак. Бәйрәмгә танылган шәхесләр, табиблар, белгечләр киләчәк.

Сату нокталары иртәнге якта ачылса, бәйрәм тамашалары көндезге унда башланачак. Казанлылар һәм башкала кунакларын тәмле татар чәе һәм коймак белән сыйларга ниятлиләр. Моннан тыш, ярминкәгә килүчеләр милли киемнәр, ризыклар һәм башка товарлар сатып ала алачак. Оештыручылар аларның бәяләре базарныкыннан түбәнрәк булыр дип ышандыра.

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ