Татарстан мөгаллиме «Беренче укытучы» бәйгесендә катнаша
Конкурста Россиянең уналты төбәгеннән башлангыч сыйныф укытучылары катнаша.
24 сентябрь көнне Петропавловск‑Камчатскийда «Беренче укытучы» Бөтенроссия профессиональ конкурсының соңгы этабына йомгак ясалды. Нәтиҗәләр буенча, җиңүче һәм призер исемен алган ун башлангыч сыйныф укытучысы әлеге бәйгедә көрәшне дәвам итәчәк. Татарстан мөгаллиме Энҗе Фазлыева «Беренче укытучы» бәйгесе лауреатлары арасында. Фото – ТР Мәгариф һәм фән министрылыгы рәсми сайтыннан һәм нейрочелтәр.





Комментарийлар