Кабул итү көне оештырыла
25 сентябрьдә Россия буенча мәктәпкәчә яшьтәге балаларның әти-әниләре өчен «кайнар линия» эшләячәк.
Бу көнне әти-әниләр сорауларын көндезге 10.00 нан 11.00 сәгатькә кадәр 8 (843) 590-04-05 номеры буенча җиткерә алачак. Шулай ук гозерләрне 8 (987) 205-00-63 номеры аша «Макс» мессенджерына юлларга мөмкин.
Кабул итү бүлмәсенең модераторы – ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Ирина Терентьева. Шалтыратучылар мәктәпкәчә белем бирүнең сыйфаты, белем бирү методикасы, балалар бакчасында туклануга кагылышлы сораулар юллый алачак.
Шулай ук кабул итү линиясендә Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Захарова, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү бүлеге башлыгы Йолдыз Хисамиева, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү буенча әйдәп баручы консультанты Светлана Закирова, Казан мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә оешмалары белән эшләү бүлеге башлыгы һәм «Россия тәрбиячеләре» төбәк бүлеге җитәкчесе, Татарстанның «Күп балалы гаиләләр» оешмасы рәисе Артем Кузнецов, шулай ук «Детки-конфетки» үзәге җитәкчесе Гөлнара Сираҗиева эшләячәк.
Фото - Шедеврум.





Комментарийлар