Һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз, хөрмәтле тәрбиячеләребез!
Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
«Укытучы һәм тәрбияче булу – югары дәрәҗә. Балаларыбызның киләчәге сезнең куллар белән төзелә. Сез нәниләргә беренче остазлар һәм аларның әти-әниләре өчен киңәшчеләр. Һәр баланың иминлеге турыдан-туры сезнең һөнәри осталыгыгызга һәм тәҗрибәгезгә бәйле.
Чын йөрәктән сезгә нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс илһам, балаларның рәхмәтле елмаюларын, хезмәттәшләрегез һәм сезгә ышанып тапшырылган нәниләрнең әти-әниләре белән үзара аңлашу телим!
Бүген республиканың мәктәпкәчә белем бирү системасында 47 021 кеше эшли, шуларның 20 меңнән артыгы – педагоглар». Фото – шедеврум.





Комментарийлар