Логотип Магариф уку
Цитата:

Халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрелә

2026 елның 16-17 октябрь көннәрендә Халык шагыйре Ренат Харисның 85 еллык юбилее уңаеннан «XX–XXI гасыр татар әдәбияты, мәдәнияте һәм заманча әдәби стратегияләр» дигән Халыкара фәнни-гамәли конференция үтә.

Чара Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты тарафыннан үткәрелә.

Аның максаты – XX–XXI гасырлар татар әдәбияты һәм сәнгатенең дөнья әдәбиятындагы ролен фәнни-методологик, мәдәният һәм җәмгыять яссылыгында бәяләү белән беррәттән, Ренат Харисның иҗади мирасы аша бүгенге милли мәдәниятны үстерүдә юнәлешләр билгеләү.

Конференция Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында офлайн һәм онлайн форматында узачак. Ул 16 октябрьдә 09.30 сәгатьтә Ренат Харисның «Шигырь язган каләм белән…» дип исемләнгән графика күргәзмәсе ачыла. Конференциянең тантаналы ачылышы һәм пленар утырышы иртәнге унга билгеләнгән.

Конференциядә Татарстан, Башкортостан, Мордовия, Удмуртия, Чувашия, Марий Эл Республикасы фәнни институтлары һәм югары уку йортларының әйдәп баручы галимнәре һәм яшь белгечләре, шулай ук Россия шәһәрләреннән, Казахстан, Үзбәкстан һәм башка илләрдән килгән галимнәрнең катнашыр дип көтелә.

Фото – «Татар-информ» МА.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ