Дәрвишләр бистәсендә җиңел атлетика эстафетасы узачак
30 апрель көнне Дәрвишләр бистәсендә җиңел атлетика эстафетасы узачак.
Быел ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланачак. Ә эстафета тарихы 1942 нче елга барып тоташа. Димәк, быел ул 83 нче тапкыр үткәреләчәк дигән сүз.
Йөгерештә мәктәп укучылары, студентлар, оешма командалары һәм ветераннар катнашачак.
Эстафетада катнашырга теләк белдергәннәр 29 апрель 13:00 дән 16:00 гә кадәр Үзәк стадион матбугат үзәгендә мандатлы комиссиягә бирергә мөмкин. Бу хакта Казан шәһәре Башкарма комитеты Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов хәбәр итте.
Быел спортчылар 150 һәм 300 метр дистанцияләрдә 8 төркемдә ярышачаклар:
1 төркем – Казан шәһәре Башкарма комитеты командалары;
2 төркем – гомуми белем бирү уку йортлары командалары;
3 төркем - урта махсус һәм һөнәри-техник уку йортлары командалары;
4 төркем – югары уку йортлары командалары;
5 төркем – К(П)ФУ командалары;
6 төркем – предприятие һәм оешмалар командалары;
7 төркем - ветераннар командалары (50 яшь һәм аннан өлкәнрәк);
8 төркем - «Игелекле Казан» хәйрия йөгереше һәм сәламәтлекләре чикле командалары йөгереше.
Эстафета программасы:
9.00-катнашучыларны җыю (И.С. Сәетгалиева, Совет ур., 18);
9.15-катнашучыларның парадка тезелүе;
9.30-ярышларны ачу;
10.00 – 1 Төркем йөгерү. Казан шәһәре Башкарма комитеты командалары;
10.15 – 2 төркем йөгерү. Гомуми белем бирү уку йортларының кызлар командалары;
10.30-2 төркем йөгерү. Гомуми белем бирү уку йортларының яшүсмерләр командалары;
10.45 – 3 һәм 4 төркемнәр арасында йөгерү. Урта махсус уку йортларының, һөнәри-техник уку йортларының һәм югары уку йортларының катнаш командалары (көндезге бүлектә укучы студентлар);
11.00-5 төркем йөгерү. КФУНЫҢ катнаш командалары.
11.15-6 төркем йөгерү. Предприятиеләр һәм оешмалар командалары;
11.30-7 төркем йөгерү. Ветераннар командасы;
11.45-8 төркем йөгерү. «Игелекле Казан» хәйрия йөгереше.
Шулай ук Эстафета кысаларында «Игелекле Казан» узышы узачак. Җыелган акча хәйрия фондларына юнәлдереләчәк.
Автор фотолары
Комментарийлар