Балалар, ата-аналар һәм укытучылардан торган театр
Казанның 187нче күп профильле лицеенда укытучылар, балалар һәм ата-аналардан торган «Ихлас» театр коллективы Рабит Батулланың «Кичер мине, әнкәй!» моңсу комедиясен сәхнәләштерде
Казанның 187нче күп профильле лицеенда укытучылар, балалар һәм ата-аналардан торган «Ихлас» театр коллективы Рабит Батулланың «Кичер мине, әнкәй!» моңсу комедиясен сәхнәләштерде. Спектакльне режиссер Раил Мөхетдинов куйган.
Режиссер әйтүенчә, «Кичер мине, әнкәй» гаилә кыйммәтләрен, ата-ана хакын, бала хакын алгы планга куйган спектакль.
Беренче карашка 16 яшьлек Миргаянның тормышы башка яшүсмерләр тормышыннан берни белән дә аерылмый кебек. Әмма укытучысы гел аның тәртибеннән зарлана. Үзе дә яшьтәшләре белән үзара килеп туган конфликтларны да авыр кичерә ул. Бер көйгә генә аккан яшәү рәвешен кинәт кайтып төшкән чын әнисе –Дилфүзә боза. Шул арада аның лотереяда машина отканлыгын белеп үз әтисе дә килеп җитә.
Спектакльне карарга килүчеләр арасында ата-аналар гына түгел, өлкән яшьтәгеләр дә, театр сәнгатен үз иткән яшьләр дә бар иде. Яшь артистларның да, ата-аналарның һәм укытучыларның да тирәнтен рольгә кереп, чын артистлар кебек уйнавына сокланып утырды тамашачы.
Лицей директоры Гөлнара Галиева сүзләренчә, балалар, ата-аналар һәм педагоглардан торган театр төркеме оештыру – коллективның хыялы булган. Нәтиҗәдә «Ихлас» уникаль төркем булып оешкан.
Комментарийлар