Логотип Магариф уку
Цитата:

Сәгать ничә?

Юри генә балагызга шушы сорауны биреп карагыз әле. Кечерәге түгел, урта мәктәптә укучысы да анык кына җавап бирә алмас. Һичьюгы, электрон сәгать экранындагы саннар тезмәсен әйтер. Сер түгел, бүгенге балаларның күпчелеге әнә шундый цифрлы вакытны гына белә. Сәгать телләрен кайчан саный башлыйсы соң?

Вакытны өйрәнү өйдән башлана

Вакыт, сәгать төшенчәләрен өйрәнү бер генә көнлек эш түгел, әлбәттә. Чынлыкта бала бу сүзләрнең мәгънәсе белән сабый чагыннан ук өй шартларында таныша бит. Иртә белән уяндык, төш вакытында ашыйбыз, кич бакчадан кайтабыз, дия-дия, әти-әни баласына әнә шулай үзе дә сизмичә вакытны өйрәтә. Гади генә шушы мисаллар аша бала вакытны тормышының аерылгысыз өлеше итеп тоя башлый. Шуңа күрә «улым, кызым сабый гына әле, өлгерер» дип кул селтәргә ашыкмагыз, иң кечкенә чагыннан ук тәүлекнең кайсы вакытында нәрсә эшләвегезне сөйләп, аңлатып барыгыз. Күзгә күренмәгән, иссез, төссез, тотып карап булмый торган әлеге абстракт төшенчәне аңлар өчен дә вакыт кирәк.

Саннар аша – сәгать дөньясына

Сәгатьне өйрәнә башлаганчы, бала кимендә 60 ка кадәр саный белергә тиеш. Моннан тыш, күп-аз, уң-сул, ас-өс кебек төшенчәләрне дә аңлавы кирәк. Ел фасылларын, көн-төн, иртә-кичне дә аера белүе мөһим. Боларны өйрәнүне гап-гади календарьдан башлагыз. Календарь битләре алмашынган саен, ел фасылларының да үзгәрүен күрсәтеп барыгыз,  баланың вакыт турында күзаллавы мисаллар белән ныгысын. Аннан тәүлекне бүлеп күрсәткән махсус рәсемгә күчәргә була. Гадәттә, ул көндәлек режим белән бәйле. Вакыт өйрәнгәндә, режим төшенчәсе бик мөһим. Рәсемне тигез өлешләргә бүлеп, иртәнге, төшке, кичке, төнге вакытны сурәтләргә була. Ук та куйсаң, бала кайсы вакытны нәрсә эшләгәнен билгеләп барыр. (РӘСЕМ 1)

Вакыт турында әнә шулай кечкенәдән төшендерсәк, сәгатьне өйрәнә башлау өчен 5–6 яшь иң кулае. Аннан да соңга калмаска киңәш итәм – мәктәпкә килгәч балага ничәдә укырга барасын-кайтасын, дәресләрен кайчан барлыйсын, шөгыль-секцияләр, ял итү вакытларын чамаларга кирәк була бит.

Мин укыта торган сыйныф диварында гадәти, телле сәгать эленеп тора. Һәр шимбә монда мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар җыела. Араларында берничәсе, шул сәгатькә карап: «Апа, озакламый безнең дәрес бетә», – дип куйгач, күңелемә җылы йөгерә. Димәк, бу 6 яшьлек сабыйлар сәгатьне чамалый башлаган, мәктәпкә кергәч тә, аларга күпкә җиңелрәк булачак.

Сәгатьне өйрәнә башлау өчен иң кулае – 5–6 яшь.

Өйрәтәләр мәктәпләрдә

Секунд, минут, сәгать – чын сәгатьне өйрәнү шушы терминнардан башлана. Тәүлектә 24 сәгать, шуның 8–10 сәгатен без ял итеп, йоклап үткәрәбез, инде калган вакытны ничек итеп дөрес бүләргә? Баланың вакытны белү, өйрәнү теләге шуннан башлансын. Ә бит сәгать, вакыт темасы мәктәп программасына да кертелгән. Башта ул әйләнә-тирә дәресендә иртә-кич, көн-төн кебек тәүлекнең гомуми бүленеше аша өйрәтелсә, беренче сыйныфта математика дәресләрендә макет буенча сәгатьнең үзе белән ныклабрак танышабыз. Төп максат – тормышыбызның вакытка бәйле булуын ассызыклау, бала сәгатьнең нигә кирәк икәнлеген аңларга тиеш. Ә инде икенче сыйныфта сәгать, минут дигән темалар аерым өйрәнелә. Монда бала махсус макетта сәгатьне, минутларны күрсәтә башлый. Өченче сыйныфта вакыт, сәгать темасы катлауландырыла, мисаллар, мәсьәләләр өстәлә башлый. Дүртенче сыйныфта бала сәгатьне тулаем өйрәнеп бетәргә тиеш.

Сәгать ничә?

Кызык, әмма нәкъ шушы сорау балага сәгатьне өйрәнер өчен этәргеч булырга мөмкин. Игътибар итегез әле, өегездә нинди төр сәгатьләр эленеп тора? Электрон гына икән, теллесен өйрәтү җиңел булмас. Иң күренеп тора торган урында тек-тек килеп торган сәгать булса, «Сәгать ничә?» дигән булып, баланың игътибарын аңа юнәлтегез. Үзегез дә барасы-кайтасы, эшлисе эшләрегезне сәгать белән бәйләп сөйләшегез. Мисал өчен, фәлән вакытка шунда барасыбыз бар, шул сәгатькә өйдә булырга кирәк, дип торыгыз. Баланың да вакытын сәгатькә чикләргә кирәк: мультфильмны 15 минутка гына кабызам, сәгать алтыда дәресеңә утыр, дип вакытны ихтыярына тапшырыгыз. Әмма әлеге фәрманны биргәнче, фәлән сәгатьнең циферблатта ничек күрсәтелгәнен аңлатып үтү мөһим (хәтта көненә берничә тапкыр). Бала белән бергәләп катыргы, төсле кәгазьләрдән сәгать макетын ясап куегыз; кирәкле дә, кызыклы да шөгыльнең файдасы, һичшиксез, тияр. Уенчык циферблатта тәүлек әйләнәсе сәгатьнең ничек хәрәкәт итүен аңлатыгыз. Кыска тел – сәгатьне, озыны минутны күрсәтүен, һәр сан саен төгәл биш бүлем – биш минут барлыгын искәртегез.  (РӘСЕМ 2) Тапкырлау таблицасын белгән балаларга минутларны кушып бару җиңелрәк булачак. Шунысын истә тоту мөһим: сәгать өйрәнү – сабырлык сорый торган шактый катлаулы процесс, ул даимилек, көндәлек кабатлауны сорый. Баланың яше, акылы, зирәклеген дә истә тотарга, алда билгеләп үткән һәр этапны бер-берсеннән өзми үтү кирәк.

Бала белән бергәләп катыргы, төсле кәгазьләрдән сәгать макетын ясап куегыз; кирәкле дә, кызыклы да шөгыльнең файдасы, һичшиксез, тияр.

ГМ-БЕЛЕШМӘ

Элекке заманнарда сәгатьләр бөтенләй булмаган. Борынгы кешеләр вакытны кояшка карап белгәннәр (игътибарлылар бүген дә шулай эшли ала). Аннан соң су, ком, ут һәм май сәгатьләре уйлап табылган. Ә менә без белә торган механизмга корылган телле сәгатьләр башта бер генә уклы булган. Россиядә беренче механизмлы зур сәгать 1404 елда ук барлыкка килгән.  Заманча бердәнбер вакыт күрсәткечен ул чакта Мәскәү Кремленә урнаштырганнар.

ГМ-КИҢӘШ

Вакытны өйрәтү өчен махсус шигырьләр, җырлар да барын онытмыйк. Хәзерге заман технологияләрен шул нисбәттән бик отышлы кулланып була бит. Табышмаклар, сәгать турында кызыклы әйтемнәр белән дә баланың вакытка игътибарын үстерегез. Мәсәлән, Муса Җәлилнең «Сәгать» шигыре шундыйлардан.

Шулай ук вакытны махсус басма әсбаплар аша да тиз арада өйрәнергә була. Мисал өчен, Кумон нәшрияты тәкъдим иткән «Вакытны билгеләргә өйрәнәбез» сериясе буенча бала җайлап кына сәгать телләрен санарга өйрәнер.  

ГМ-ФАКТ

Танылган Чистай сәгать заводы бу шәһәрдә очраклы рәвештә сафка баса. 1941 елның дошман Мәскәүне яулар дигән куркыныч астында башкаланың икенче сәгать заводын бик зур авырлыклар белән нәкъ менә Чистайга эвакуацияләр. 1942 елда ул тулы куәткә эшли башлый. Сугыш тәмамлангач, заводны биредә калдыралар. Легендар «Җиңү» («Победа») сәгатьләре Чистайда җитештерелгән.

Гөлнара Костюнина,

Казандагы  Һади Такташ исемендәге татар телендә белем бирүче 27 нче гимназиянең башлангыч сыйныфлар укытучысы

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ