Бала – вакытлыча кунак
Гаиләбездә бала тәрбияләүнең серләре гади. Әмма аларны тормышка ашыру һәрберебездән тырышлык һәм көч сорый. Чөнки бала – нигъмәт кенә түгел, хезмәт тә ул.
Әти-әни – үрнәк
Бала тәрбияләүне иң элек үзеңне тәрбияләүдән башларга кирәктер. Ата белән ананың үзара мөнәсәбәтләре нинди, алар балалары янында нинди мөгамәлә кора, гаиләдә нинди мохит тудыра – балалар нәкъ менә шуларны күреп, тоеп үсә. Балаларыбызга нинди генә киңәшләр бирсәк дә, аларны үзебез үтәмәсәк, башка төрле булсак, әлбәттә, алар да безнең үгет-нәсыйхәтләргә колак салмас, безне кабатлар. Шуңа күрә иң беренче чиратта әти белән әни үзе үрнәк булырга, үз өстендә бик күп эшләргә тиеш. Аллаһы Тәгалә гаиләбезгә төп йортта иремнең әти-әнисе белән бергә яшәү бәхетен насыйп итте. Моның өчен бик сөенәм. Чөнки балаларым әби-бабаларының мәхәббәтен тоеп яши. Шуның белән беррәттән, алар олылар белән ничек мөгамәлә корасын, аларга ничек хезмәт, ярдәм итәсен безнең үрнәктә күреп үсә. Ә бит әби-бабаларыннан читтә яшәүче күп кенә балалар хәтта олылар белән ничек сөйләшәсен, аларга нинди игътибар күрсәтәсен дә белми.
Бала – ата-ана өчен кунак
Балалар туа да, мәктәпне тәмамлап, туган нигездән чыгып та китә. Балалар янәшәдә булган менә бу кыска аралыкны, аларның үзләрен безгә вакытлыча бирелгән кунак дип кабул итәргә кирәк. Син аны ничек итеп кунак итәсең? Балалар үсеп чыгып киткәч: «Их, шулхәтле бәхетле иде минем балачагым! Шулкадәр рәхәт иде!» –– дип искә алырлык булсын иде ул. Аларга булдыра алганча яхшы тәрбия бирү, яхшы мохит тудыру – менә безнең бурыч. Бәхетле балачак – ата-ананың иң зур бүләге. Әгәр дә өйдә гел тавыш, гауга куба икән, әлбәттә, бу балаларның психологиясенә дә, киләчәгенә дә бик зур йогынты ясый. Шуңа күрә бу кунак чорын булдыра алганча матур итеп, мөмкин кадәр яхшы тәрбия биреп үткәрсәк иде.
«Тиеш» дип кенә булмый
Билгеле, шәригатебез төрле кагыйдәләрдән тора. Әмма балаларга «шулай тиеш», «шулай кирәк» дип кенә, динебез асылын катгый рәвештә өйрәтү дөрес дип санамыйм. Балаларга йомшаклык белән иң элек динебезнең хикмәтен аңлатырга кирәк. «Ни өчен?» дигән сорау аша. Мәсәлән, яулык ябу – фарыз, ни өчен? Ни өчен намаз укыйбыз? «Тиеш, укыйсың, бетте-китте, яулык мәҗбүри» дип түгел. Балаларга андый тел белән аңлатмыйлар. Мондый катгыйлык, киресенчә, ислам диненнән күңелен кайтарырга мөмкин. Без бу гамәлләрнең нәрсә өчен бирелгәнлеген аңлатсак иде. Авырлыкмы бу безгә, йөкме бу? Яки, киресенчә, Аллаһның рәхмәтеме? Мисал өчен, намазда без Аллаһы Тәгалә белән аралашабыз, аның белән элемтәгә керәбез дип аңлатырга була. Аллаһ тыйганнарны, таләпләрне, мәҗбүри бер йөк итеп түгел, һәр нәрсәнең асылында матур хикмәте, сере ята дип аңлатып бирү яклы мин.
Бала тәрбияләү – исәп-хисап түгел
Балаларны тәрбияләгәндә, алардан гел нәрсәдер көтәргә кирәкми. Кайбер кешеләрдән, балаларны нәрсәгә алып кайтабыз – картаймыш көнебездә безгә бер стакан су китерергә кеше була, дигәнне ишетергә туры килә. Сүз дә юк, балаларга күп көч, энергиябезне бирәбез, күпме төн йокыларыбызны калдырып тәрбиялибез, борчылабыз. Без аларга бирәбез, димәк, алар безгә тиеш, дип уйлыйбыз. Чынлыкта бит алар без, әти-әниләргә дә, дөньяга туган мизгелләреннән алып нәрсәдер бирә башлый. Күпме бәхетле хисләр бүләк итәләр, сөенеч китерәләр. Балаларыбызның әз генә елмаюын күрсәк тә, шулхәтле шатланабыз, күңелебезгә рәхәт булып китә. Гаиләбездә дүрт бала үсә, аларның дүртесе дүрт төрле. Уйлап карасаң, бер ата-анадан төрле балалар туган. Моның хикмәте нәрсәдә? Һәр бала безне нәрсәгәдер өйрәтә.
Бала – безгә бүләк ителгән китап
Бала безнеке дип уйлыйбыз. Әмма хакыйкатьтә ул безнеке түгел, Аллаһныкы. Баланы китап дип күз алдына китерик. Менә безгә китап бүләк иттеләр. Ул әзер китап, аның эчтәлеге инде язылган. Без ул эчтәлекне берничек үзгәртә алмыйбыз. Аның холкы, бәхете, сынаулары – болары да күптән билгеле. Шушы китапның исеме юк. Бала тугач, без аны үзебез исемлибез. Әмма без, әти-әниләр, кайвакыт баланың язмышы өчен чамадан тыш кайгырабыз. Аллаһка чын күңелдән, ихластан инанабыз икән, шушы китапны рәхмәт йөзе белән, риза булып алырга тиешбез. Нинди генә эчтәлекле булса да, без аны укыган саен Аллаһтан бүләк дип кабул итсәк иде. Хикмәт безнең ул бала-китапны ничек «укуыбызда». Бу китапны шөкер итеп укыйбыз икән, төрле борчу-мәшәкатьләрне дә җиңелрәк кабул итәчәкбез. Бала тәрбияләүдән ләззәт алачакбыз. Зарланып үзгәртергә тырышсак, үзебезгә генә катлаулы була. Ул китапның эчтәлеге инде үзгәрмәс.
«Сабый – ул ата-анасына Аллаһ тарафыннан бирелгән әманәт. Аның пакь йөрәге – нәфис асылташ. Әгәр изгелеккә өйрәтелсә һәм гадәтләндерелсә, шулай булып үсәр ки, һәм дөньяда да, һәм ахирәттә дә бәхетле булыр. Әгәр начарлыкка гадәтләндерелсә һәм хайваннар кебек үз җаена калдырылса, бәхетсез булыр һәм һәлак булыр...»
Имам Газзали
Балаларга йомшаклык белән иң элек динебезнең хикмәтен аңлатырга кирәк. «Ни өчен?» дигән сорау аша. Мәсәлән, яулык ябу – фарыз, ни өчен? Ни өчен намаз укыйбыз? «Тиеш, укыйсың, бетте-китте, яулык мәҗбүри» дип түгел. Балаларга андый тел белән аңлатмыйлар.
Альбина ФАЗЛЫЕВА, эшкуар, блогер, дүрт бала әнисе
Фотолар гаилә архивыннан
Комментарийлар