Туйга – акча
Татарстанда уникаль проект старт ала. Гаилә корырга җыенучы 80 яшь пар туйларына 100 мең сум күләмендә грант ота алачак.
Гашыйкларның яше 35 яшьтән өлкән булмаска тиеш. Шулай ук республикада 3 елдан да ки яшәмәүләре шарт. Бу хакта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Софья Галиева-Мостафина сөйләде. Катнашу шартлары бик гади: «Госуслуги РТ 2.0» кушымтасы аша гариза, видеовизитка юлларга һәм әңгәмә үтәргә кирәк. Акчалар Ак Барс Банк картасына биш көн эчендә күчерелә.
Фото: freepik.com сайты
Комментарийлар