Бу атнада Казанда Сабантуй гөрләячәк
21 июнь (шимбә) көнне Казанда Сабантуй узачак.
Милли бәйрәм өч мәйданда үтәчәк: Мирный бистәсе каенлыгы, Дәрвишләр бистәсе каенлыгы, Аккош күле урман-паркы.
Бәйрәм иртәнге сәгать 9 да старт ала һәм бәйрәмнең төп батырын билгеләгәнче дәвам итәчәк.
Сабан туе музыкаль мохитен ямьләндерүдә татар эстрадасы җырчылары катнашачак.
Быел бәйрәмдә кемнәр чыгыш ясаячак соң?
— Мирный бистәсе: Салават Фәтхетдинов, Филүс Каһиров һәм башкалар;
— Дәрвишләр бистәсе: Марат Яруллин, Илгиз Шәйхразиев, Венера Ганеева һәм башкалар;
— Аккош урман паркы: Ришат Төхвәтуллин, Раяз Фасыйхов, Гөлназ Асаева, Илмира Нәгыймова һәм башкалар.
Автор фотолары
Комментарийлар