Логотип Магариф уку
Цитата:

Сабан туе алдыннан бүләк җыю йоласы узачак

21 июнь көнендә Казаныбызда татар халкының милли бәйрәме — Сабан туе гөрләчәк.

Сабан туе алдыннан традицион рәвештә батырларга бүләк җыю йоласы үтәчәк. Ул быел 19 июнь сәгать 11 дә старт алачак. Биредә теләгән һәркем катнашып, бәйрәмгә үз өлешен кертә алачак.

— Без татар халкыбызның чын гореф-гадәтләрен саклап калу һәм яшьләребез Сабантуй бәйрәмен ничек узганын күрсен өчен, бу матур традицияне дәвам итәбез. Әйтеп китәргә кирәк: бүләк җыю йоласы ел саен авыл җирлекләрендә уза, без аның шәһәрләрдә дә дәвам итүен телибез, — дип билгеләп үтте ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.

Бүләк җыю йоласы дүрт маршрут буенча уза:

– ТР Рәисенең Казан Кремлендәге резиденциясеннән Бауман һәм Кремль урамнары буенча;
– Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрыннан Пушкин урамы буенча;
– «Туган авылым» комплексыннан Миңнуллин урамы буенча;
– Иске Татар бистәсе буенча.

Бүләкләр җыйганнан соң, барлык арбалар Камал театрының яңа бинасы янындагы мәйданчыкка җыелачак. Биредә шәһәр халкы һәм кунакларына  театральләштерелгән тамаша күрсәтеләчәк.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ