30 апрель 2026 яңалыклары
-
Казанда уникаль осталык үзәге ачылды
Кичә Казанда уникаль осталык үзәге рәсми рәвештә үз ишекләрен ачты. Ачылышта ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
-
Казан марафонында 45 мең йөгерүче катнашачак
Быел Казан марафонында Россиянең 78 төбәгеннән һәм 39 илдән 45 мең йөгерүче катнашачак. Ярышның приз фонды 10 млн сумнан артык сумманы тәшкил итәчәк.
-
«иВолга» форумына Татарстаннан 1200 гариза килгән
Татарстан яшьләре «иВолга»Идел буе федераль округы яшьләр форумында катнашу өчен 1200 дән артык гариза җибәргән. Бу хакта республиканың яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Казанда 2,6 миллиард сумга яңа мәктәп төзеләчәк
«Татлизинг» дәүләт унитар предприятиесе Казанда яңа мәктәп төзү тендерында җиңүче булды. Уку йорты Идел буе районында «Юбилейная станциясе» торак комплексында төзеләчәк. Бу хакта «Казань КП» басмасы хәбәр итә.
-
«КазанФорум-2026»га бөтен дөньядан дини лидерлар һәм экспертлар киләчәк
14 майда «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» XVII халыкара икътисади форумы кысаларында Татарстан башкаласында «Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы 2026» елына багышланган «Дин һәм мәдәният – цивилизацияләр диалогы» темасына түгәрәк өстәл узачак, дип яза «Татар-информ».
-
Иннополиста «ИнноХаб: белем үзгәртә» форумы узды
2026 елның 29 апрелендә Иннополиста «ИнноХаб: белем үзгәртә» республика форумы узды. Чарада Татарстанның төрле төбәкләреннән 200 дән артык педагог – математика, информатика, физика, химия һәм биология укытучылары, шулай ук мәктәп директорлары һәм аларның урынбасарлары катнашты.




