Логотип Магариф уку
Цитата:

Островский урамында пленэр оештырыла

22 август көнне Татар китабы йорты Казан шәһәренең Островский урамында ачык пленэр оештырачак. Монда профессиональ рәсамнар, сәнгать мәктәбе укучылары һәм студентлар гына түгел, рәсем ясарга яратучы һәркем катнаша ала.

Пленэрның төп темасы – Островский урамының бүгенгесе: йортлар, ишегаллары, архитектура детальләре, кешеләре һәм көндәлек сулышы. Урамны тарихи урын буларак кына түгел, ә үткән белән бүгенге очрашкан җанлы бер урын итеп сурәтләү бурычы тора.

Катнашучылар үзләренә ошаган сюжетны сайлап, теләсә кайсы техниканы (нәкыш, графика, акварель, скетчинг яки цифрлы рәсем) куллана ала.

Пленэр башында һәр катнашучы теркәлү уза һәм урам буенча аудиогидка сылтама ала. Аны татар һәм рус телләрендә тыңларга мөмкин булачак. Аннан рәссамнар урам буйлап таралып эшкә керешәчәк. Оештыручылар аеруча Астрономия һәм Муса Җәлил урамнары арасына аеруча игътибар юнәлтергә чакыра.

Проекттан соң эшләрне музейга тапшырырга яисә фотоларын юлларын юлларга була. Иң яхшы рәсемнәр Татар китабы йортында күргәзмәдә һәм социаль челтәрләрдә урын алачак.

Күргәзмәдә рәсемнәр һәм картиналар гына түгел, иҗат процессы фотоларын, йортлар тарихын, яшәүчеләрнең истәлекләрен һәм пленэр картасын да күрсәтергә мөмкин.

Алга таба пленэрны ел саен үткәрү һәм һәр юлы аны яңа темага, ел фасылына яки башка тарихи урамга багышлау планлаштырыла. Катнашучыларның эшләре электрон каталог, открыткалар, календарь, шәһәр күргәзмәсе яки сәнгати маршрут өчен нигез була ала.

Пленэр алдагы елларда да дәвам итеп, зур проектларга нигез булыр дип ышана оештыручылар.

Теркәлү

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ