Логотип Магариф уку
Цитата:

«иВолга» форумына Татарстаннан 1200 гариза килгән

Татарстан яшьләре «иВолга»Идел буе федераль округы яшьләр форумында катнашу өчен 1200 дән артык гариза җибәргән. Бу хакта республиканың Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Чарага теркәлү 24 майга кадәр дәвам итәчәк. 

Быел «иВолга» форумы  24-29 июль көннәрендә Самара өлкәсенең Мастрюк күлләре территориясендә узачак. Төп тема Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган. Исеме –  «Россия коды: Күптөрлелектә бердәмлек».

Гаризалар 8 юнәлеш буенча кабул ителә, шул исәптән «Арт-код», «Белем коды», «Медиа-код», «Гаилә коды» һәм башкалар. Форумда катнашу бушлай, теркәлү «Росмолодежь.Форумнар» форумында уза. .

«иВолга» яшьләр форумы «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Фото:«иВолга» форумының ВКОНТАКТЕ сәхифәсеннән 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ