Рөстәм Миңнеханов Яр Чаллыдагы балалар лагере һәм шәхси мәктәп эшчәнлеге белән танышты
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Яр Чаллыга эш сәфәре барышында Тукай районындагы «Следопыт» балалар сәламәтләндерү лагеренда һәм Чаллыдагы «Смеем мечтать!» шәхси гаилә мәктәбендә булды. Бу хакта Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сәфәр Республика мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең киңәшмәсендә катнашу уңаеннан оештырылган.
«Следопыт» лагере быел июльдә капиталь төзекләндерүдән соң кабат эшли башлаган. Шуннан бирле анда 600 дән артык бала ял иткән.
Рөстәм Миңнеханов лагерьның торак корпуслары, медицина пункты һәм ашханәсе белән танышты. Ул биредә балаларның имин ял итүе һәм төрле чаралар үткәрү өчен кирәкле шартлар тудырылганын билгеләп үтте.
Хәзеге вакытта лагерь территориясендә «Лига форум» уза. Татарстан Рәисен «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасының проектлары белән дә таныштырдылар.
2019 елдан 2026 елга кадәр Татарстанда 62 балалар сәламәтләндерү лагере төзекләндерелгән һәм төзелгән. Быел яңарту программасына тагын 19 лагерь кертелгән.
Сәфәр дәвамында Рөстәм Миңнеханов Яр Чаллыдагы «Смеем мечтать!» шәхси гаилә мәктәбе белән дә танышты. Ул сыйныф бүлмәләрен, лабораторияләрне, интерактив актлар залын, китапханәне, скалодромны һәм ашханәне карады. ТР Рәисе шулай ук мәктәптәге уку программасы һәм балалар өчен тудырылган шартлар белән кызыксынды.
Фото: Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте





Комментарийлар