Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәктәптә физик-химик алгарыш» гранты күләме билгеле

Татарстан мәктәпләре физика һәм химия фәннәрен укытуны үстерүгә юнәлдерелгән яңа грантка дәгъва итә алачак. «Мәктәптә физик-химик алгарыш» гранты республика хөкүмәте карары белән гамәлгә кертелде. Документ Татарстанның рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

Программа ике юнәлешне үз эченә ала.

Беренче юнәлештәге грант  укучылары физика һәм химия имтиханнарында һәм олимпиадаларда югары нәтиҗәләр күрсәткән мәктәпләргә бирелә. Аның күләме –  1 млн сум.

Икенче юнәлеш заманча лабораторияләр булдыруны күздә тота. Мәктәпләр җиһазлар, приборлар, җиһазландыру чаралары, реактивлар һәм уку материаллары сатып алуга 2 млн сум күләмендә грант ала алачак.

Һәр юнәлеш буенча ел саен 30 ар грантка кадәр тапшыру планлаштырыла.

Грант акчаларыннан файдалануга да аерым таләпләр куелган. Укучыларның уңышлары өчен бирелгән грантны педагоглар хезмәтенә түләүгә, командировкаларга, салымнарга һәм белем бирү проектлары өчен кирәкле җиһазларга тотарга мөмкин. Әмма техника һәм инвентарь сатып алуга барлык сумманың 20 процентыннан артыгын юнәлтү рөхсәт ителми.

Лабораторияләр булдыру өчен бирелгән грантның кимендә 80 проценты кабинетларны җиһазландыруга тотылырга тиеш. Калган өлешен лабораториядә эшләүче педагогларның хезмәт хакына һәм салымнарга юнәлтергә мөмкин.

Конкурста Татарстанның дәүләт һәм муниципаль мәктәпләре катнаша ала. Моның өчен оешманың салымнар һәм бюджет акчаларын кире кайтару буенча бурычы булырга тиеш түгел. Шулай ук банкротлык яки оешманы ябу процедурасында булган мәктәпләр, «Мәктәптә физик-математик алгарыш» грантын инде алучылар конкурсқа кертелми.

Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ