Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәп букчасы сайлыйбыз

Ничек дөрес итеп мәктәп букчасы сайларга? Бу хакта Россия кулланучылар күзәтчелеге хезмәте хәбәр итте.

Балалар һәм яшүсмерләр өчен билгеләнгән продукциянең куркынычсызлыгына таләпләр Таможня берлегенең техник регламенты белән билгеләнә.

Башлангыч сыйныф укучысы өчен буш букчаның авырлыгы 700 граммнан артмаска тиеш. Урта һәм өлкән сыйныф укучылары өчен бу күрсәткеч бер килограммнан күбрәк булырга тиеш түгел.

Кече яшьтәге укучылар өчен каты аркалы, формасын саклый торган модельләр сайлау мөһим. Мондый модель сумканы баланың аркасына тыгыз урнаштырырга һәм авырлыкны тигез бүләргә ярдәм итә. Җилкәләргә киелә торган тасмалар киң, йомшак һәм озынлыгын көйләү мөмкинлеге булган булырга тиеш.

Баланың юлдагы куркынычсызлыгы өчен букчада яктылык кайтара торган (светоотражающие) элементлар булу зарур. Алар алгы һәм ян-як өлешләрдә, шулай ук өске капкачта урнаштырылырга тиеш. Моннан тыш, сумка җитештерелгән материаллар ачык һәм бер-берсеннән аерылып торган төсләрдә булырга тиеш.

Товар турындагы мәгълүмат рус телендә бирелергә тиеш. Маркировкада укучының яше, товарның атамасы, җитештерүче һәм җитештерелгән ил турында мәгълүмат күрсәтелә.

Китап, дәфтәр һәм язу кирәк-яраклары белән тулган букчага аерым таләпләр куелган.

–  1–2 нче сыйныф укучылары өчен букча  1,5 килограммнан,

– 3–4 нче сыйныфлар өчен 2 килограммнан,

– 5–6 нчы сыйныфлар өчен 2,5 килограммнан,

– 7–8 нче сыйныфлар өчен 3,5 килограммнан,

– 9–11 нче сыйныфлар өчен 4 килограммнан артмаска тиеш.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ