Логотип Магариф уку
Цитата:

Педагог Минзифа Хәсәнова вафат

Питрәч районының Ф.Ә. Сафин исемендәге Шәле урта гомуми белем бирү мәктәбендә озак еллар директор булып эшләгән, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Минзифа Хәсәнованың йөрәге тибүдән туктады.

Ул ярты гасырга якын гомерен мәгарифкә багышлады. Яшь буынга татар теле һәм әдәбиятын укытты. Минзифа Хәсәнова җитәкләгән чорда Шәле мәктәбе үзенең күпьеллык традицияләрен саклап, мәгариф һәм тәрбия өлкәсендә үзенең абруен ныгыта. Мәктәпнең тарихы да бай: аның тамырлары XVIII гасыр ахырына барып тоташа, ә 1917 елда мәдрәсә башлангыч мәктәпкә әверелә. 2017 елда белем йорты үзенең 100 еллыгын билгеләп үтте.

Минзифа Хәсәнова татар теле һәм әдәбиятын укытуга аерым игътибар бирде, яшь буынга милли телне, әдәбиятны һәм мәдәни мирасны ярату хисе тәрбияләүгә зур өлеш кертте. Аның укучылары арасында төрле өлкәләрдә хезмәт куючы, җәмгыятьтә үз урынын тапкан күп кенә шәхесләр бар. Педагогның эшчәнлеге мәктәп белән генә чикләнмәде. Ул туган авылының тарихын, мәдәни мирасын саклау һәм яшь буынга җиткерү юнәлешендә дә актив эш алып барды. Шәле мәктәбендә авыл тарихына багышланган музей булдырылуда аның хезмәте зур булды. Хатын-кыз, ана буларак бурычларын да югары кибәлдә башкарган татар хатын-кызы буларак тарихка кереп калды. 

Минзифа Хәсәнованы хезмәттәшләре, укучылары һәм аны белгән кешеләр тәҗрибәле педагог, таләпчән җитәкче, милли мәгарифкә тугры хезмәт иткән остаз буларак искә алачак. Бүген, 11 августта, Минзифа Хәсәнованы Шәле авылы зиратына җирләячәкләр, дип хәбәр итте М.Хәсәнованың туганнары.

«Мәгариф» журналы редакциясе мәрхүмәнең туганнарының, якыннарының һәм хезмәттәшләренең тирән кайгысын уртаклаша. Аның якты истәлеге күңелләрдә озак сакланыр.

Журналыбызда М.Хәсәнованың «Мин иң бәхетле укытучы» дип аталган язмасы чыккан иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ