«КазанФорум-2026»га бөтен дөньядан дини лидерлар һәм экспертлар киләчәк
14 майда «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» XVII халыкара икътисади форумы кысаларында Татарстан башкаласында «Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы 2026» елына багышланган «Дин һәм мәдәният – цивилизацияләр диалогы» темасына түгәрәк өстәл узачак, дип яза «Татар-информ».
Диспутантлар мәдәниятара диалогка глобальләшүнең йогынтысын, динара багланышларны ныгытуда мәгариф системасының әһәмиятен, Цифрлаштыру шартларында дин һәм мәдәниятнең ролен, шулай ук Россиянең цивилизация-дәүләт буларак тарихи тәҗрибәсе буенча фикер алышачак.
Фото: Татар-информ





Комментарийлар