Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда 2,6 миллиард сумга яңа мәктәп төзеләчәк

«Татлизинг» дәүләт унитар предприятиесе Казанда яңа мәктәп төзү тендерында җиңүче булды. Уку йорты Идел буе районында «Юбилейная станциясе» торак комплексында төзеләчәк. Бу хакта «Казань КП» басмасы хәбәр итә.

Проект Татарстан бюджетыннан финанслана. Аны гамәлгә ашыруга 2,6 миллиард сум акча бүлеп бирелгән. Мәктәп 1501 укучыны кабул итә алачак. Төзелеш ике этаптан торачак. Беренче этапны 2026 елның 1 декабренә тәмамларга планлаштыралар.

Бинада актлар залы, спорт залы, хореография классы, өстәмә белем бирү кабинетлары һәм ашханә урнашачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ