Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда уникаль осталык үзәге ачылды

Кичә Казанда уникаль осталык үзәге рәсми рәвештә үз ишекләрен ачты. Ачылышта ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Үзәктәге интерьер милли тематиканы чагылдыра: биредәге композициядә татар бизәкле күн, сәйлән чигү һәм ювелир сәнгате мотивлары урын алып тора.

Аскы катта – күргәзмәләр һәм киенү бүлмәсе, югары катларда – остаханәләр, ә өске катта  кибетләр урнашкан.

Уникаль осталык үзәгендә Татарстанның халык сәнгать һөнәрләренең 18 юнәлеше буенча барлыгы 68 Һөнәрчелек остаханәсе урнашкан. Биредә 79 резидент – осталар һәм креатив индустрия вәкилләре: агач, күн, туку, ювелир эш һәм башка һөнәрләр осталары эшләячәк. Шулай ук монда мастер-класслар да үткәрергә планлаштыралар.

Фото: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ