30 май 2025 яңалыклары
-
Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты Тайланд университеты белән хезмәттәшлек итә
«Мәгариф: чынбарлык һәм перспективалар» XIII халыкара ачык педагогик форумының пленар утырышы кысаларында Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты һәм Таиландның Патхумтхани шәһәрендә урнашкан Шинаватра университеты арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул кую тантанасы узды.
-
Тәрбиячеләр өчен конкурска гаризалар кабул итү вакыты озынайтылды
ТР Мәгарифне үстерү институты һәм «Мәгариф» журналы мәктәпкәчә оешмалар педагогларын «Патриотик тәрбия буенча иң яхшы дидактик уен – 2025» республика дидактик материаллар конкурсында катнашырга чакыра.
-
«Җәмәгать тәрбиячесе-2025» бәйгесенең шәһәр этабы узды
Бүген башкаланың «Яратам» яшьләр үзәгендә «Татарстан Республикасында иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе ‒ 2025» республика бәйгесенең Казан шәһәре буенча зона этабы узды. Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова рәислегендәге мәртәбәле жюри каршында башкаланың 8 җәмәгать тәрбиячесе чыгыш ясады. Алар тәҗрибә уртаклашты, остаз итеп билгеләнгән катлаулы язмышлы балаларны тәрбияләү тарихы белән бүлеште.
-
Су коену сезоны ачыла
Татарстанда су коену сезоны агымдагы елның 1 июнендә ачылачак.
-
Гөлүсә Закированың «Энекәш» китабы шорт-листта
2024 елның 12 ноябрендә Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан патриотик юнәлештәге «Геройлар янәшә» – «Герои рядом» ачык әдәби конкурсы игълан ителде.
-
Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Сабантуйлар бизәге
Тиздән Сабан туе бәйрәмнәре уза торган айга аяк басабыз. Июньдә Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле өчен татарның милли бәйрәме марафоны старт алачак. Гадәттәгечә, коллектив район дәрәҗәсеннән алып федераль дәрәҗәдәге бәйрәм чараларында катнашачак.
-
XX Бөтенроссия мөселман яшьләре форумы узачак
Борынгы Болгарда палаткалар шәһәрчегендә 20–27 июль көннәрендә узачак XX Бөтенроссия мөселман яшьләре форумына гаризалар кабул ителә. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итә. Бер атна дәвамында узачак әлеге чарага 18–30 яшьлек мөселманнар һәм мөслимәләр чакырыла.
-
Татарстан чыгарылыш сыйныф укучылары рус теленнән БДИ тапшыра
Бүген рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы үткәрелә. Рус теле урта гомуми белем турында аттестат алу өчен мәҗбүри имтихан һәм югары уку йортларына керү өчен мәҗбүри сынау булып тора.