Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты Тайланд университеты белән хезмәттәшлек итә
«Мәгариф: чынбарлык һәм перспективалар» XIII халыкара ачык педагогик форумының пленар утырышы кысаларында Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты һәм Таиландның Патхумтхани шәһәрендә урнашкан Шинаватра университеты арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул кую тантанасы узды.
Хезмәттәшлек турындагы килешү студентлар һәм укытучылар белән алмашу, уртак фәнни тикшеренүләр, конференцияләрдә һәм семинарларда катнашу, шулай ук уртак белем бирү программаларын эшләү кебек юнәлешләрнең киң спектрын үз эченә ала. Бу университет студентларына уникаль тәҗрибә һәм белем алу мөмкинлеге генә түгел, ә башка илнең мәдәнияте һәм мәгариф традицияләренә чумып, үз офыкларын киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк.
Фото: Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты матбугат хезмәте
Комментарийлар