Логотип Магариф уку
Цитата:

XX Бөтенроссия мөселман яшьләре форумы узачак

Борынгы Болгарда палаткалар шәһәрчегендә 20–27 июль көннәрендә узачак XX Бөтенроссия мөселман яшьләре форумына гаризалар кабул ителә. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итә. Бер атна дәвамында узачак әлеге чарага 18–30 яшьлек мөселманнар һәм мөслимәләр чакырыла.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, Форумга гаризалар 2025 елның 1 июленә кадәр кабул ителә. Чарага Россиянең төрле почмакларыннан 100 дән артык кеше килер дип көтелә. Җыенны ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм күрсәтү фонды оештыра.

Мөселман яшьләре форумы – гади чара түгел, ул мөселман яшьләренең потенциалын ачу һәм җәмгыятькә файда китерә торган проектлар булдыру мөмкинлеге дә.

2022 елда Форум эксперимент сыйфатында концепциясен яңартты һәм хәзер Россия өммәтенең актуаль мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлдерелгән яшьләр идеяләре һәм социаль проектлар генераторы форматында тулысынча расланды. Форумда катнашу өчен алдан проект әзерләргә һәм гариза биргән вакытта ук сайлап алуда катнашырга кирәк булачак. Аннан проект авторлары ике төркемгә: грант бәйгесендә катнашучыларга һәм проектларын эшләп бетерү зарурлыгы булганнарга бүленәчәк.

Шушы үзенчәлекләрдән чыгып, оештыручылар һәр төркем өчен белем бирү программасын әзерләгән. Форумда катнашучыларны социаль проектларын тулысынча эшләп бетерергә һәм тормышка ашырырга өйрәтәләр. Программа кысаларында алар социаль проектлау күнекмәләрен үзләштерәләр һәм үз идеяләрен тәкъдим итә алалар. Иң яхшы проектлар Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтеннән һәм Форум партнерларыннан финанс, мәгълүмати һәм консультацион ярдәм ала, ди оештыручылар.

Фото: culture.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ