Гөлүсә Закированың «Энекәш» китабы шорт-листта
2024 елның 12 ноябрендә Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан патриотик юнәлештәге «Геройлар янәшә» – «Герои рядом» ачык әдәби конкурсы игълан ителде.
Бәйгегә барлыгы 136 эш кергән, шуларның 14 е конкурс нигезләмәсенә туры килмәү сәбәпле кире кагылган. 95 эш, модерацияне уңышлы узып, бәйге комиссиясе тарафыннан карауга кертелде. Конкурс комиссиясе эше йомгаклары буенча иң күп балл җыйган эшләр исемлеге төзелде.
Татар телендә «Повесть» номинациясендәге шорт-листка «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары баш мөхәррире Гөлүсә Закированың «Энекәш» китабы да кергән.
Комментарийлар