Тәрбиячеләр өчен конкурска гаризалар кабул итү вакыты озынайтылды
ТР Мәгарифне үстерү институты һәм «Мәгариф» журналы мәктәпкәчә оешмалар педагогларын «Патриотик тәрбия буенча иң яхшы дидактик уен – 2025» республика дидактик материаллар конкурсында катнашырга чакыра.
ТР Мәгарифне үстерү институты һәм «Мәгариф» журналы мәктәпкәчә оешмалар педагогларын «Патриотик тәрбия буенча иң яхшы дидактик уен – 2025» республика дидактик материаллар конкурсында катнашырга чакыра. Конкурс Ватанны саклаучылар елына багышланган чаралар кысаларында уздырыла.
Конкурсның максаты – мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә патриотик тәрбия, туган илгә һәм туган якка мәхәббәт тәрбияләү буенча заманча педагогик практикаларны ачыклау һәм тарату. Конкурста мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында эшләүче педагоглар, өстәмә белем бирүче педагоглар, тәрбия, мәгариф һәм агарту мәсьәләләре белән шөгыльләнүче белгечләр катнаша ала.
Конкурста җиңүчеләр һәм призерларны дипломнар һәм бүләкләр көтә. Иң яхшы эшләр ТР Мәгарифне үстерү басмаларында һәм «Мәгариф» журналында басылырга тәкъдим ителәчәк.
Конкурста катнашу өчен 8 июньгә кадәр әлеге сылтама буенча: https://disk.yandex.ru/i/JfZC8h81RZcZ5Q гаризаны тутырырга яки ruzilya.abdullina@mail.ru электрон почтасына, номинация һәм исем фамилияне язып юлларга кирәк.
Җибәрелә торган конкурс материаллары нигезләмә таләпләренә туры килергә тиеш. Конкурс буенча өстәмә мәгълүматны, ТР Мәгарифне үстерү институтының башлангыч һәм мәктәпкәчә белем бирү кафедрасы өлкән укытучысы Абдуллина Рузилә Вәгыйз кызы аша алырга мөмкин. Тел. 89272413982.
Комментарийлар