«Җәмәгать тәрбиячесе-2025» бәйгесенең шәһәр этабы узды
Бүген башкаланың «Яратам» яшьләр үзәгендә «Татарстан Республикасында иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе ‒ 2025» республика бәйгесенең Казан шәһәре буенча зона этабы узды. Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова рәислегендәге мәртәбәле жюри каршында башкаланың 8 җәмәгать тәрбиячесе чыгыш ясады. Алар тәҗрибә уртаклашты, остаз итеп билгеләнгән катлаулы язмышлы балаларны тәрбияләү тарихы белән бүлеште.
Җәмәгать тәрбиячесе вазифасы ‒ гаять катлаулы хезмәт. Бу хакта Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, жюри рәисе Гүзәл Сәгыйтова дә билгеләп үтте. «Сез күңел җылысына, ярдәмгә мохтаҗ балаларга яхшылык эшләргә генә түгел, алар өчен маяк булырга вакыт табасыз. Сезне, һичшиксез, көчле кешеләр дип атап була», ‒ диде ул, чарага җыелган катнашучыларга рәхмәт сүзләрен җиткереп.
Бәйгедә катнашучылар арасында төрле һөнәр ияләре бар иде. Укытучылар, җәмәгать эшлеклеләре, мәдәни тормышта актив катнашучы белгечләр дә бу саваплы эшкә җитди килгән. Һәркайсының җаваплылыганда төрле яшьтәге балалар, башлыча, яшүсмерләр. Араларында тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр дә, җитеш ояда канат кагучылар да бар. Ялгыш юлга тайпылырга нинди генә сәбәпләр мәҗбүр итмәсен, җәмәгать тәрбиячесе алдында бер вазифа – хаталарны кабатламау, балага дус һәм үрнәк булу, бу исә һәрдаим элемтәне, аралашып торуны таләп итә. Җәмәгать тәрбиячесе вазифа түгел, яшәү рәвеше ул, диләр алар үзләре дә.
Катнашучылар кыска вакыт арасында бала белән алып барган эшчәнлек турында сөйләп уздылар. "Иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе – 2025" шәһәр этабы җиңүчесе, Татарстан Республикасының «Әтиләр берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары, җәмәгать эшлеклесе, «Ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның гаилә корылышына ярдәм итү, Казан шәһәрендә эшләүче гаиләләрне әзерләү һәм озата бару үзәге» дәүләт бюджет учреждениясе хезмәткәре Әмир Мамин чарага үз канаты астына алган уналты яшьлек яшүсмерне дә алып килгән иде. Җәмәгать тәрбиячесе эшчәнлеген алып баруына нибары бер генә ел булса да, яшүсмер белән нәтиҗәле эш башкарган. Тулы булмаган гаиләдә тәрбияләнүче малайны волонтерлык эшенә дә җәлеп иткән, яшьтәшләре белән аралашуны көйләргә булышкан, укуында да шактый алгарышка ирешкәннәр, хәзер остаз 9 нчы сыйныфны тәмамлаган малайның хыялын тормышка ашырырга ниятли – алар бергәләп һөнәри уку йортына керергә әзерләнәләр. «Җәмәгать тәрбиячесе – авыр хәлдә булган балага юл күрсәтүче. Үзенең, әти-әнисенең үрнәгендә, булган гыйлемнәр белән файдаланып, баланы туры юлга чыгарып, аңа кулдан килгәнчә ярдәм бирүче кеше ул», ‒ дип уртаклаша остаз.
Автор фотолары
Комментарийлар