Логотип Магариф уку
Цитата:

Су коену сезоны ачыла

Татарстанда су коену сезоны агымдагы елның 1 июнендә ачылачак.

Бу хакта коену сезонында суда иминлекне тәэмин итүгә багышланган пресс-конференция барышында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең Су объектларында кешеләр иминлеге бүлеге башлыгы Регина Гаязова хәбәр итте. Әмма көннәр эссе торуга карамастан, су әлегә җылынмаган, нибары 16 градусны гына тәшкил итә. Коену өчен кулай су температурасы исә кимендә 18–20, балаларга 26 градустан да ким булмаска тиеш. Әлегә республика сулыкларындагы температура иминлек таләпләренә туры килми. Су коенам дип ашыгучылар буыннарның көзән җыеруы, салкын тию кебек кыенлыклар белән очрашырга мөмкин, салкын суда коену аяныч нәтиҗәләргә дә китерә ала,  дип белдерде белгеч. Су коену сезонында әти-әниләргә балаларына карата аеруча игътибарлы булырга кирәклеген ассызыклады ул. Регина Гаязова сүзләренчә, бәлагә таручы балалар, башлыча, яшүсмерләр икән.

 

Ел башыннан Татарстан сулыкларында 19 кеше һәлак булган, 17 кешене коткарганнар, алар арасында 3 бала да бар.

Хәзер республиканың муниципаль берәмлекләрендә су коену урыннарын әзерләү эшләре бара. 55 су коену урыны махсус тикшерү узган инде, дүрт яңа пляж да ачылачак. Нәтиҗәдә, 48 су коену урыны Яшел Үзән (7), Яр Чаллы (5), Казан (5) шәһәрләрендә, Спас (5), Түбән Кама (2), Мамадыш (2), Алексеевск (1), Лаеш (3), Чистай (2), Әлмәт (2), Саба (2) районнарында, шулай ук берәр пляж Мөслим, Кукмара, Зәй, Лениногорск, Апас, Нурлат, Балык Бистәсе, Ютазы, Бөгелмә, Кама Тамагы, Тәтеш, Әлки, Буа һәм Алабуга районнарында урнашкан. Моннан тыш, республика буенча махсус ял базалары да су коену урыннары белән җиһазландырылган. Дүрт яңа пляж Яр Чаллы, Алабуга, Әлмәт һәм Буада ачылачак.

Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ