28 май 2025 яңалыклары
-
Энҗе һәм Рәсим Низамовлар: «Гаилә ул – тыл. Тылсыз фронт булмый»
Җырчы Рәсим Низамов ун ел элек журнал битләрендә гаиләне дәүләт белән чагыштырган. Тормыш иптәше Энҗе ханым белән корган ояларында ике асыл ул – Рүзәл белән Равилне тәрбияләп үстергән алар. Низамовлар дәүләтендә бүген нинди вазгыять икән?
-
Югалган Ә
Милләте буенча татар булып та, сөйләме башка телдә ачылган һәм 4–5 яшькә кадәр туган телен ишетмәгән, шул телдә аралашмыйча үскән балага туган теленә хас үзенчәлекле авазларны әйтү гаять авыр. Гомумән, күпчелек балалар татарча сүзләрне, иҗекләрен кыскартмыйча, алыштырмыйча, төгәл, чиста итеп әйтә дә алмый. Бу исә артикуляцион моториканың әлеге тел системасына җайлашып формалашмавына бәйле. Гади генә итеп әйтсәк, сәбәбе – сабыйның теле туган телендә ачылмауда.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
«Мәрхәмәт-Милосердие» «кайнар линиясе»
Бүген, 28 май көнне, «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе әгъзалары мәгариф мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрде.
-
Казан! Бушлай рәсем курслары старт ала
Казанда 1 июньнән ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее ишегалдында «Казан, рәсем яса!» проекты кысаларында бушлай рәсем курслары старт ала.
-
Камал сәхнәсендә татар операсы
2 июньдә Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасында Нәҗип Җиһановның легендар «Җәлил» операсын тәкъдим итә.
-
Татарстанда ДЙА (ГИА) өчен укытучыларга өстәмә түләү 10 тапкырга арта
Татарстанда укытучыларга дәүләт йомгаклау аттестациясендә (ДЙА) катнашу өчен өстәмә түләүләр 10 тапкырга артачак. ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә, өстәмә түләү күләме сәгатенә 200 сум тәшкил итәчәк.