«Мәрхәмәт-Милосердие» «кайнар линиясе»
Бүген, 28 май көнне, «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе әгъзалары мәгариф мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрде.
Татарстанлылар иртәнге сәгать уннан алып көндезге икегә кадәр балалар бакчалары, мәктәп, уку йортлары, шулай ук балаларның җәйге ялына кагылышлы сорауларны махсус телефон номерлары аша җиткерде. Депутатлар, төрле ведомство вәкилләре, белгечләр белән берлектә, килгән сорауларны, мәсьәләләрне чишү юлларын барладылар. Сорауларның күбесе балаларның җәйге ялы һәм һөнәри һәм югары уку йортларына кагылышлы иде. Шалтыратучыларның географиясе дә шактый киң – хәтта Чиләбе өлкәсендә яшәүче оныкларын кайгыртып гозерен җиткерүче дәү әнине дә тыңладылар, мөмкин кадәр булышырга вәгъдә итте җитәкчеләр.
Хатын-кыз депутатларының «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Алсу Нәбиева әйтүенчә, бүгенге «кайнар линия»дә яңгыраган сораулар соңгы вакытта аеруча актуаль. «Бу юнәлештә бик күп сорауларны алдан да кабул иткән идек, бүген дә алар шактый. Әти-әниләр балаларының җәйге ялы, лагерьлар мәсьәләсе, беренче сыйныфка урнашу, шулай ук һөнәри уку йортларыннан соң югары белем алу өчен нишләргә кирәклеген белешә. Белем бирү өлкәсенә кагылышлы яңа закон буенча да сораулар шактый», – диде ул.
Фото: freepik.com
Комментарийлар