Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда ДЙА (ГИА) өчен укытучыларга өстәмә түләү 10 тапкырга арта

Татарстанда укытучыларга дәүләт йомгаклау аттестациясендә (ДЙА) катнашу өчен өстәмә түләүләр 10 тапкырга артачак. ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә, өстәмә түләү күләме сәгатенә 200 сум тәшкил итәчәк.

Моңа кадәр укытучыларга сәгатенә 19,26 сум өстәп түләгәннәр. Хәзер өстәмә түләү бер көнгә 1,2 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.

Мониторинг мәгълүматларына караганда, республика, югары түләүләрне исәпкә алып, имтиханнар оештырган өчен укытучылар хезмәтенә түләү буенча лидерлар бишлегенә керәчәк.

Әлеге рейтингта беренче урын – Санкт-Петербургта, анда укытучыларга 1763 сум өстәп түлиләр. Түләүләр буенча икенче урында – Ленинград өлкәсе (1530 сум), ә өченчедә – Мәскәү (1,4 мең). Дүртенче урын Якутиядә, анда укытучылар 1314 сум ала.

Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ