Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан! Бушлай рәсем курслары старт ала

Казанда 1 июньнән ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее ишегалдында «Казан, рәсем яса!» проекты кысаларында бушлай рәсем курслары старт ала.

Катнашучылар төрле рәсем техникасын үзләштерергә, төсләр сайларга һәм төрле буяулар белән эшләргә өйрәнәчәк. 

Һәр якшәмбе ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее ишегалдында ике 1,5 сәгатьлек сәнгать дәресе узачак. Анда теләге булган һәркем рәсем сәнгате техникасын үзләштерәчәк. Шулай ук карандаш белән тигез штрихлар ясарга, акварель һәм акрил буяулар белән рәсем ясарга өйрәнә алачак. Дәрес өчен барлык материалларны да урында бирәчәкләр.

Теләге булган һәркем катнаша ала, моның өчен сылтама буенча теркәлү узарга кирәк. Дәресләргә язылу чарага бер атна кала җомга көнне ачыла. Беренче дәрес 11:00 дә башлана.

Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ